Бер ир белән танышкан идек. Телефон аша аралашып тордык-тордык та, бу мине үзенә чакыра башлады. Кил дә кил ди.
Җыенып юлга чыгып киттем беркөнне. Барып кергәч, бу ир мине каршы алды да, башта сумкаларны тиз генә актарып бәрде. “Таракан алып килмәдең микән дип тикшерәм”, – ди. Мунча ягыйммы ди. Як мәйтәм. Шуннан мунчасына кереп киттем, яхшылап, эсселәр салып мунча керергә тотындым. Анда да иркенләп керергә ирек бирмәде, кычкыра, чык та чык ди. Чыккан идем, әйберләреңне җыеп куй, иртән биштәге автобус белән китәсең ди. Иртәгә монда минем хатын килә, өйне бүлешәсебез бар ди. Шаккаттым!
Әллә кайлардан танышырга дип киләсең кешегә, ә ул шулай кыланды, бик аптырадым. Миндә дә юктыр инде ул акыл