Иртә торып тышка чыктым. Тып-тын иртә! Кояш көлә, кошлар сайрый. Әлхәмдүлилләһ!
Ә 84 ел элек канкойгыч сугыш башланып киткән бит. Һәр гаиләгә кагылган ул. Кемнең ире, кемнең улы яки кызы, абыйсы... илне саклау өчен яуга кузгалган. Ватанының һәр сантиметры өчен кыю көрәшкән совет халкы.
1314 көн... Бигрәк күп инде. Тылдагы авыр хезмәт карт-коры, хатын-кыз, бала-чагаларга калган. Ачлы-туклы булсалар да, урагын дә урган, чәчүен дә чәчкәннәр алар. Җиңү өчен, Ватан өчен!
Менә шундый сынауларны җиңеп чыга алган халкым. Шуңа тыныч тормышның кадерен белсәк иде. Юкка да зарланабыз бит хәзер.
...Дамбадан машина гөрелтесе ишетелә: кемдер эшкә, кемдер больницага ашыга. Илаһым, танк гөрелтеләре ишетер