Айгөл Валиуллина
Уйламагыз бәреп ектым,диеп,
Көч табармын,торыр үземдә.
Сөйләмәгез гайбәт,ялган сүзләр,
Мин ышанмыйм ятлар сүзенә.
Тырышмагыз,мине елатырга,
Җаным еласа да ,еламам.
Артларымнан нахак бәла ягып,
Алда кыланганны тыңламам.
Кысылмагыз,гаиләм,тормышыма,
Тикшермәгез,эшләр эшемне.
Җылы сузләр,тик якты йөз белән,
Җиңеп була гади кешене.
Рухым ныклы,шуңа алга барам,
Булса да бит күңел яралы.
Тешләремне кысып бәйләп куям,
Каны саркып торган ярамны.