Предыдущая публикация
Следующая публикация
Свернуть поиск
Сервисы VK
MailПочтаОблакоКалендарьЗаметкиVK ЗвонкиVK ПочтаТВ программаПогодаГороскопыСпортОтветыVK РекламаЛедиВКонтакте Ещё
Войти
Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить сервисы для вас. Больше информации
  • Главная
  • Видео
  • Группы
  • Люди
  • Публикации
  • Игры
  • Подарки
  • Поздравления
  • Рекомендации
  • Помощь
  • русский
Левая колонка
Фотография от Радик Ахматханов

Радик Ахматханов

Последний визит: 20:39
Фотография от Радик Ахматханов
Фотография от Радик Ахматханов
Фотография от Радик Ахматханов
Фотография от Радик Ахматханов
Фотография от Радик Ахматханов
Фильтр
ЗаметкиУвлечения
Радик Ахматханов
31 дек
Яңа ел карлары

Салмак кына ява ап-ак карлар,
Иске елдан яңа елга күчкәндә.
Изге теләкләр телим милләттәшләр,
Яңа ел курантлары сукканда.

Иске елда берүк торып калсын,
Дөнья мәшәкәте, зарлары...
Җан тынычлыгы алып килсен,
Яңа елның тәүге карлары.

Сәләмәтлек телим барчагызга,
Саф мәхәббәт, татлы сагышлар.
Назга тулсын күңел бакчагызда,
Ниһаять бетсен каһәрле сугышлар.

Балалар кочсын батыр аталарын,
Кушылсыннар аерылган парлар.
Әниләр кочсын гәзиз улларын,
Яусын әле, яусын сихри карлар.

Радик Ахматхан - 31.12.2025
Радик Ахматханов
20 ноя
Оныкларда ул бәхет

Сары көз-дип моңайма җаным,
Кояшлы көн, чиста офыклар.
Соры көзне нурга күмәр өчен,
Аллаһым биргән безгә оныклар.

Ике бәхет янда йөгереп йөри,
Өченчесе килеп җитмәгән.
Алар белән без бәхетле икән,
Димәк гомер бушка үтмәгән.

Һич сәбәп юк безгә моңаерга,
Ял көнебез татлы мәшәкатта үтә.
Кызлар тәртип урнаштырса,
Шук малай бар дөньяны сүтә.

Көннәребез үтә күңелле,
Картаерга хатта юк вакыт.
Балалар күреп торсада күңелне,
Оныкларда икән ул бәхет!

Радик Ахматхан - 3.11.2025
Радик Ахматханов
13 ноя
Юбилеең белән, Краснокама!

Кама белән Агыйдел кочагында,
Күкрәп яши газиз төбәгем.
Юбилеең белән,Краснокамам,
Синдә яшәү - изге теләгем.

Җир астыннан кара алтын чыга,
Басуларда үсә алтын башаклар.
Елгаларда көмеш сулар ага,
Саф һавалы куе урманнар.

Колхозчылар,төзүчеләр, нефтьчеләр,
Көчеңне арттыра, сине төзиләр.
Укытучылар, спортчылар,сәнгатьчеләр,
Сине данлый, сине бизиләр.

Районымда яши тырыш халык,
Хәләл көче белән ирешә максатка.
Халкыма телим исәнлек, саулык,
Ә районым күмел син чәчәккә.

Краснокама - мәңге сулмас чәчәк,
Башкортстанның син бит энҗесе.
Аяз,тыныч булсын безнең киләчәк,
Бәхетле булсын һәрбер кешесе.

Радик Ахматхан - 2025
Радик Ахматханов
27 окт
Хыял

Кама буен йөреп кайтыйк әле,
Көзге җилләргә наз өләшеп.
Яшь наратлар - сөю шаһитлары,
Карап калсын әле көнләшеп.

Кама ярларына кабат килдек,
Без яккан учак калган күмергә.
Раббым фатихасын бирсен,
Мәхәббәт тулы калган гомергә.

Кама буе гел үзенә тарта,
Әллә яшьлек шунда үткәнгә.
Якты хәтирәләремнедә яңарта,
Бәлки син мине өзелеп көткәнгә.

Күкләр көннәшерлек булды сөю,
Бар тарафтан тыелган булганга.
Урап узмады хатта янү-көю,
Һәр көн сагышларга тулганга.

Күзләреңнән ачы яшь тамды,
Хыялыбыз ашмый тормышка.
Хәзер канәгатьбез икебездә,
Язмыштан булмаган узмышка.

Радик Ахматхан-27.10.2025
Радик Ахматханов
12 окт
Күрешү теләге

Бер күрешү теләге бар күңелемдә,
Син шушы теләгемә ничек карыйсың?
Җанымда син, син акылымда,
Синең халәтенә ничек ярыйм соң?

Көн - төн җаным сагышларда янам,
Күрешү көн - тик зәңгәр хыял.
Өмет хисләрендә мәңге янам,ышанам.
Бергә булу - бары тик иһтимал!


Хыялларым ак канатларым,
Ихлас сөю бик зур этәргеч!
Ачуланма инде серле Назым.
Аралашу булмасын үкенеч,

Очрашу - күрешүне кичектереп,
Сөйгән ярым зинһар соңлама!
Язмышлардан узмышларны эзләп,
Яралы йөрәгеңне берүк алдама!

Радик Ахматхан-12.10.2025
Радик Ахматханов
3 сен
Күзләреңә сөеп карыйм

Күзләреңә сөеп карар идем,
Әгәр булсаң минем янымда.
Элек хыялымда гына идең,
Хәзер син минем җанымда.

Ниләр генә инде кыйлансаңда,
Син барыбер күңелем күгендә.
Сөю хисләрем белән уйнасаңда,
Тансык кешем син әле бүгендә.

Хисләр безнең белән уйнасада,
Шаулы язның син назлы бүләге.
Бергә булу алтын көзләрдә,
Күңелләребезнең изге теләге.

Күзләреңә сөеп карыйм хәзер,
Йөзеңдә бәхет нуры җемелди.
Шушы хәлдә мин калырга әзер,
Уртак сөюләр җиңел бирелми.

Радик Ахматхан - август 2025
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту

385

  • ӨМЕТ Омет
    ӨМЕТ Омет
    Уфа
  • Роза Исламова
    Роза Исламова
  • Халит Хазиев
  • Разиля Ахунова  (Яганкирова)
    Разиля Ахунова (Яганкирова)
    г. Нефтекамск (Башкортостан Республика)
  • Рахима Саитова(Бурангулова)
    Рахима Саитова(Бурангулова)
    уфа

  • Бесплатная открытка девушка, тюльпаны, букет, корзинка, текст, держи букет, ты замечательный человек
  • Бесплатная открытка мальчик, пожелание, на что надеемся случится, мечты найдут дорогу, снег подарок
  • Бесплатная открытка снег, лес, с чудесным февральским утром

11

  • ﷽Альхамдулиллах﷽
    ﷽Альхамдулиллах﷽
    81209 подписчиков
  • ВСЕ ТАТАРСКИЕ И БАШКИРСКИЕ ИЗДАНИЯ
    ВСЕ ТАТАРСКИЕ И БАШКИРСКИЕ ИЗДАНИЯ
    638 подписчиков
  • "Әллүки" - балалар журналы
    "Әллүки" - балалар журналы
    8317 подписчиков
  • Газета "Кызыл таң" (СМИ)
    Газета "Кызыл таң" (СМИ)
    25185 подписчиков
  • ГСВГ Башкирские камрады!!
    ГСВГ Башкирские камрады!!
    281 подписчик

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного

Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.

Зарегистрироваться