Балдагыңны ник кимисең, диләр,
Авыртамы әллә бармагың?
Кия алмыйм, һаман тартмасында
Парлы килеш тора балдагым.
Яшьлек язларында кавышканда
Балдакларны бергә кидек без.
Кайгы-шатлыкларны бергә бүлеп
Яшәрбез дип вәгъдә бирдек без.
Балдагымны гына җуйган булсам,
Алган булыр идек яңасын.
Балдак кию генә төзәтми шул,
Әрнеп торган йөрәк ярасын.
Бер мизгелдә чәлпәрәмә килде,
Өмет-хыялларым алдагы.
Кайтмас җиргә парым китеп барды
Истәлеккә калды балдагы.
Балдагыңны ник кимисең диләр,
Юк, авыртмый минем бармагым.
Тартмасында парлы килеш торсын,
Парлы булып торсын балдагым.