Кайбычта көзге чакырылышта егетләр армиягә китте
Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 2025 елның 1 октябрендә башланды. Бу чакырылыш кампаниясе халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елында уза.
Бүген Олы Кайбычтагы балалар сәнгать мәктәбе каршындагы мәйданда егетләрне Россия Кораллы Көчләре сафларына озату буенча тантана үтте. Бу чакырылышта, иң беренче булып, Иске Чәчкабтан Нияз Кәлимуллин, Хуҗа Хәсәннән Денис Долгов, Тимур Казаков, Иске Тәрбитттән Вадим Николаев, Петр Николаев, Олы Тәрбиттән Александр Воробьев, Чүтидән Рәис Низаметдинов китте. Мәлкидән Арыслан Хәсәнов аларга Казанда килеп кушылачак.
Егетләрне озатырга район башкарма комитеты җитәкче