ШУЛИЯ ЕЛГАСЫ.
Шулия дигән елга бар,
Ул ага безнең кырдан.
Элекечә урап акмый,
Агып китә турыдан.
Шулия елгасы элек,
Ага иде башкача.
Ашыкмыйча ага иде,
Таллык, чыршылык аша.
Шул вакытта Шулиянең,
Ярлары түбән иде.
Агым суы әкрен булгач,
Суы да тирән иде.
Боргаланып аккан җирдә,
Тугайлары бар иде.
Тирәнерәк суларында,
Чуртаннары бар иде.
Җәйләр җитсә, шул елгада,
Пычтырдап йөзә идек.
Марля тотып ике кулга,
Балык та сөзә идек.
Каптыра идек балык,
Кармакны суга салып.
Кармакны ала идек,
Агентка сөяк сатып.
Шул елгада сулар кереп,
Йөзергә дә өйрәндек.
Тирән сулы елга эзләп,
Еракка йөремәдек.
Шулия дигән елга бар,
Ул