Көтеп узган гомер
Зифа Кадырова
1 бүлек
Ялгыз үскән бер төнбоек Тирбәлә суда.
Төнбоек та сине сагына, Сине юксына.
1953 нче елның көзендә, беренче кар төшүгә, Инзир елгасы ярына урнашкан колхозларга ярдәмгә бер машина солдат килеп төште. Әллә ни аптырыйсы да юк: Урал тау итәкләре хәрбиләр, солдатлар белән тулып ята. Бигрәк тә Инзир, Белорет буйлары. Сирәк кенә булса да, хәрбиләрне язын-көзен колхозларга ярдәмгә алып килгәлиләр, чөнки аларны да шушы колхозлар ите, мае, бәрәңгесе, сөте белән туйдырып торалар. Тик хәзер көз азагы, кыш башы. Уралда кыш иртә килә. Әле ноябрь башы гына булуга карамастан, инде кар ятарга да өлгерде. Бәрәңге ала торган вакыт та түгел, нишләп йөриләр соң болар?