Үтә еллар, аккан сулар кебек,
Мизгелләре кала үткәндә,
Йөрәкләрдә янып сагыш кала,
Кыр казлары очып киткәндәй.
Күңел генә шундый өзгәләнә,
Вакыт кына, чаба тизерәк,
Тормыш куа һаман алга-алга,
Ничек түзә икән бу йөрәк?
Яшьлек үткән, сизелми дә үткән,
Без чыкканбыз олы юлларга.
Балачаклар, төшкә керә-керә,
Хәтер ачып кына, елларга.
Күңел генә, бары өзгәләнә,
Вакыт кына, чаба тизерәк,
Тормыш куа һаман алга-алга,
Ничек түзә икән бу йөрәк?
Ага еллар, бер туктаусыз ага,
Ашыктырып еллар арасын,
Үткәннәрдән саклап, истәлекләр,
Сүрәтләрдә генә калгансың.
Күңел генә, бары өзгәләнә,
Вакыт кына, чаба тизерәк,
Тормыш куа һаман алга- алга,
Ничек түзә икән бу йөрәк?
Үткән еллар, хыялланган чаклар,
Өмет