Безнең тормыш шулай корылган,
Гомер сукмаклары таптала.
Без - әниләр - матур, дисәләр дә,
Һәрберебез барыбер картая.
Менә балам килер бер заман,
Мин дә олыгаеп китәрмен.
Гомер сукмагымның мин дә,
Соңгы озынлыгын үтәрмен.
Йомшак кулларым да назлый алмас,
Җыерчыклар басар йөземне.
Син шул чакта чирканмачы балам,
Исеңә төшер нурлы күземне.
Киемнәрем узем киялмасам,
Көч җитмәсә атлап китәргә,
Иренмичә генә ярдәм ит син,
Йөрәгемне өзмә битәрләп.
Синең белән сөйләшергә теләп,
Сүзләр чыкса әгәр буталып,
Әйтер сүзем тыңлап бетер балам,
Туктап калсам әгәр мин талып.
Күзләр күрмәвеннән чәркә ватсам,
Ипи валчыкларым төшерсәм,
Син күзем бул балам, ачуланма,
Җылыт мине, әгәр өшесәм.
Ис-пос килсә, җирәнми