Бу берничә юллык язмам газиз балаларын , якыннарын сугыш кырларына озатып , тәүлекләр , айлар ,кемнәрдер еллар буе алардан тилмереп хәбәрләр көткән яки инде аларны мәңгелеккә югалткан ватандашларыбызның хәлләренә кереп язылган иде......
Сабырлыклар бир Ходаем
Сугышка киткәннәргә ,
Алардан хәбәрләр көн - төн
Өзелеп көткәннәргә .
Сабырлык бир , и Ходаем
Хәсрәтләр күргәннәргә ,
Хәбәрсез югалды дигән
Хәбәрләр килгәннәргә....
Сабырлык , түземлекләр бир
Баласын күмгәннәргә ,
Гәүдәсен дә күрми калып
Гүргә иңдергәннәргә ....
Сабырлыклар бирче Раббым
Олыларга , кечеләргә ,
Бала хәсрәтләре күреп
Гомер кичергәннәргә .
Сабырлык ,ярдәм бир Ходаем
Без - үз бәндәләреңә ,
Якты дөньяга яратып
Гомер