Раушания апам керде төшкә.
Төшкә кердең апам бәгырем,
Чәчләремнән сыйпап уяттың.
"Кыен чаклар узыр апаем,диеп,
Кочагыңа кысып юаттың....
"Рәхмәт",дидең"апаем хәл белгәнгә,
Еш киләсең каберем янына...
Бер Раббыма таян,саулык сора,
Тынгы бирсен,апаем, җаныңа"...
Уяндым да,аңлый алмый тордым,
Әллә төштә...әллә өнемдә...
Шул кадәрле рәхәт иде Раушания апам,
Сине күрдем узган төнемдә.
Яшьләр ага битем пешереп,
Бугазыма төер тыгыла...
Кулларыма алам рәсемеңне,
Истәлеккә калды шул гына...
Коннэр уза.,гомер үтеп бара,
Жэйнен матур конендэ
Тик һаман да янда апам кирәк,
"Апаем",дип назлап дәшәргә...