Якын дустым Фидалиянын авылдашы шагирэ Венера апа Шарафисламова шигыры бик куп кешелэр язмышын хэтерлэтэ.Сез дэ укып ,бэлки уз фикерлэрегезне эйтерсез….
Тез астыма еш типтеләр,
Авыртты,егылмадым.
Хәлем беткән чакларда да,
Көчлегә сыенмадым.
Яхшылык дип кылган эшем,
Юралды аламага.
Рәнҗетелде пакъ күңелем,
Буялып ялганнарга.
Еласам да баш имәдем,
Чыныктым "кабалада".
...Рәнҗеткәнне "дәваладым",
"Биетеп табаларда".
...Язмыш язган юлдан барам,
Җыеп гонаһ,савабын.
Авырлык салмый кешегә,
Үзем биреп җавабын.