Үзегезнең сториста саклагыз, дусларыгызга да җибәрегез! 💖 @tatarclips
Бу дөньяда һәркем бәхеткә омтыла. Һәрберебезнең кайгы-хәсрәтсез, шатлыклы көннәр кичерәсе килә. Башланган һәр эшем уңышка китерсен, атлаган адымым хәерле булсын, дип мөселманнар шул максаттан догалар укый. Чөнки мөэминнәр өчен эшнең уңышлы төгәлләнүе генә түгел, аның нәтиҗәсе хәерле булуы һәм Аллаһның рәхмәтенә ирешүе дә мөһим.
Мөселман кешесенең иң зур коралы – ул дога. Дога-гыйбәдәтнең үзәге, нинди дә булса хаҗәтеңне фәкать бер Аллаһтан гына сорау дигән сүз. Шуңа да дога кылу – динебезнең әһәмиятле бер өлеше, ул ышануга дәлил булып тора. Бу язмада аларның барысын да урнаштыру мөмкин булмаса да, мөселманның иң еш кулла