ЯЛГЫШ АДЫМ
Бер күз сирпер ара гына бу тормышлар,
Тормышларда күп сагышлар, күп ялгышлар..
Ялгыш бер сүз, яисә бер ялгыш адым,
Астын өскә китерә шул бар дөньяның..
Язмышыңны алдан күреп булса икән,
Ялгышыңны булыр идең тиз төзәткән.
Агын- акка, ә карасын -караларга,
Булыр идең тормышта аера барырга..
Миңа калса, киресе аның дөресрәктер,
Ялгышлардан акыл җыю бик кирәктер.
Үткәннәргә кайтып булмый, юк чаралар..
Ләкин киләчәккә сузыла ап- ак юллар..
Алия Султан.