Алсу Баталова.
Кодагыемның якты истәлегенә...
Җыясы ризыгың бетсә
Берни алып калалмый...
Ялынып та, ялварып та
Яшәр җебең сузылмый...
Әле дөньяны җимертеп
Тормыш котеп ятасың,
Кинәт - гөмерең өзелеп
Гүр иясе буласың...
Ник кешенең барыр юлы
Шул тиклем кыска икән?
"Миңа син кирәксең", диеп
Ходай чакыра микән?
Яшьли китә якыннарым,
Бигрәк аянычлы хәл...
Күңел өз(е)лә, йөрәк яна
Җан өшеп, күшегән мәл...
Югалтулар, югалтулар...
Кайчаннар бетәр икән?
Кояш чыгып, бозлар ереп
Яз берәр җитәр микән?
Белгән догаларны укып
Ходайдан үтенәмен:
"Барлык булган якыннарым