;
Аллаhтан башка яшәмә
ФӘРЕШТӘЛӘР СИНЕҢ ӨЧЕН ДОГА КЫЛСЫН ДИСӘҢ, нишлерге...
Еш кына кешеләр мәчетләргә сәдака илтәләр дә, үзләре өчен дога кылуны сорыйлар. Дога кыска кылынса, яратмыйлар:
«Сәдаканы азсынды, шуңа күрә кыска дога кылды», — диләр.
Әйе, мөселманның чит кеше өчен кылган догасы гадәттә кабул була, әмма биредә доганың озынлыгы-кыскалыгы түгел, ихласлылык зур роль уйный. Шуңа күрә дин кардәшләр бер-берсенә доганы кардәше янында булмаган чакта яшерен кылалар.
Ә доганы сорап алу бик үк күңелле эш түгел инде ул.
-"Мин яхшылык эшләдем, син дә миңа яхшылык эшлә",— дигән принциптан гамәл кылынса, сәдакадә дә, догада да ихласлылык югала, ул Аллаһ ризалыгы өчен булудан туктый,
кыйммәте бет