АВЫЛ МУНЧАСЫ.
Бала тугач,кендек әбиләрнең,
Татыганбыз бәби мунчасын.
Ихатамда шифалы коемның,
Матур көй чыгара кулчасы.
Шул коедан күпме сулар эчтем,
Шул су белән юдым битемне!
Шифалы су салып яккан мунчам,
Сине ташлап ерак китимме?
Гөмер кичердем мин авылымда,
Арттыралмый мунча тәмнәрен!
Әрем кушкан каен миллек белән,
Рәхәт,сихәт ала тәннәрем!
Мунча мичендәге чуер ташны,
Үзем җыйдым сайлап шомасын.
Күкрәгеңә җылы тыннар алып,
Мәтрүшкәле чәйгә чыгасың!
Каен яккан мунча җылысында,
Кызлар сере калган сыенып.
Яшәү күрке булган эссе мунчам,
Рәхәтләнәм чабынып,коенып!
Туганнарым кайткач су саламын,
Чабынырга күмер кызуы!
Торбасыннан чыккан төтен юлы,
Әллә инде гөмер узуы?
Минем