Предыдущая публикация
Следующая публикация
Свернуть поиск
Сервисы VK
MailПочтаОблакоКалендарьЗаметкиVK ЗвонкиVK ПочтаТВ программаПогодаГороскопыСпортОтветыVK РекламаЛедиВКонтакте Ещё
Войти
Мы используем cookie-файлы, чтобы улучшить сервисы для вас. Больше информации
  • Главная
  • Видео
  • Группы
  • Люди
  • Публикации
  • Игры
  • Подарки
  • Поздравления
  • Рекомендации
  • Помощь
  • русский
Левая колонка
Обложка профиля
Фотография от Фануз Батталов

Фануз Батталов

Последний визит: 05:49
Фотография от Фануз Батталов
Фотография от Фануз Батталов
Фотография от Фануз Батталов
Фотография от Фануз Батталов
Фотография от Фануз Батталов
Фильтр
ЗаметкиУвлечения
Фануз Батталов
05:49
Фануз Батталов
Мәңгелеккә әнкәй йөрәктә!

Әнкәй сүзе, нинди данлы сүз ул
Безгә бит син гомер биргәнсең
Йомшак кулың белән җырлый-җырлый
Ак биләүгә назлап төргәнсең.

Гафу итәр диеп рәнҗетмәгез
Йөрәгендә калыр авырлык
Бу дөньяда безне кеше иткән
Әнкәйләрдә күпме сабырлык ? !

Синең алда, әнкәй, без гаепле
Көткәнсеңдер тәрәз төбендә
Дөнья куабыз дип кайталмыйча
Алдый кебек көннең көнендә.

Бәлки, әнкәй, әйтер сүзләреңне
Сандыгыңа салып куйгансың
Балаң кайткач утырып сөйләшергә
"Бәхил бул!"- дип әйтер булгансың.

Мең рәхмәтләр сиңа әнкәебез
Ак дөньяны бүләк иткәнгә
Зур тормышка басып атлар өчен
Җаныбызга гомер чиккәнгә.

Хәзер инде, әнкәй, син булмагач
Дөнья мәхәббәте сүрелде
Алга барам дисәм - артта кала
Фануз Батталов
22 янв
Фануз Батталов
Ахырзаман ясый куллар.

Ахырзаман килә, күрәсезме?
Әни ташлый туган баласын
Нәфрәт коймалары аердылар
Туган белән туган арасын.

Бу заманда адәм балалары
Бик алама юлдан атлыйлар
Көн диярлек күпме гомер өзеп
Тимер кошлар төшеп шартлыйлар.

Кайсы якта түзмәс корылыкка
Таш кадәрле ташлар ярыла,
Ә кай җирдә инде киресенчә
Шәһәрләре белән агыла.

Урман яна, әйтергә дә түгел
Диңгезләрдә чүплек утравы
Меңләп кешеләрне аска салып
Ташлар каплый җирнең тетрәве.

Кеше хәзер ак бәхеттән түгел
Карасыннан әллә яралды
Күп гөнаһлар өчен җәзаларның
Энәсенә барып кадалды.

Ахырзаман ясый безнең куллар
Моннан ары яши белмәсәк
Дөнья җимерелер җир шарында
Акылларга кабат килмәсәк!

8.08.2020
Фәнүз Батт
Фануз Батталов
19 янв
Фануз Батталов
Әниемнең шәле.

Әниемнең шәлен таптым бүген
Бик шатландым үзем бу хәлгә
Минем уйлар сәяхәткә чыкты
Үткәннәргә кайттым бер мәлгә.

Әниемнең шәлен кулга салдым
Мамыкларын җәеп тараттым
Шулчагында күңелләрем ярсып
Әнием төсле кочып яраттым!

Сагындыра гомер үткән саен
Сыкрап елый йөрәк юклыкка
Хәтирәләр уйларымны сынап
Әйтерсең дә яга утлыкка.

Тормыш чигә төрле җепләр белән
Вакыт энәсенә зур күзләп
Әниемне сагынып бер кочарга
Төшләремдә йөрим мин эзләп.

Йомшак кына әни синең шәлең
Алтыннан да ныграк кадерле
Әни назларыннан иртә алгач
Бигрәк инде өзә бәгырьне.

Искә алган саен яшьләр ага
Күзләремне ничек киптерим?
Әй, Ходаем, әниемә хәзер
Рәхмәтемне ничек җиткерим?

Ялгыз калдырмагыз
Фануз Батталов
17 янв
Фануз Батталов
15 янв
Фануз Батталов
Тынгы юк.

Каш өстеннән еллар сырлар сыза
Вакыт җебен сүтеп ташладым
Хыяллардан кичен учак ягып
Тиз-тиз генә яза башладым.

Көн болытлы бүген, яңгыр ява
Тәрәзәмнән тамчы шуыша
Әллә кайдан йөреп килгән уйлар
Йөрәгемә кереп сыеша.

Тынгы юк бит җирдә, нинди хәл бу?
Йөрәкләрдә кала яралар
Туган туганына туган түгел
Ерагаеп бетте аралар.

Өзелеп сөям дисәң, йөрәк пешә
Кадер бетте хәзер хисләргә
Күпләренә ышанулар авыр
Үкенүләр йокты өсләргә.

Ә дөньясы? Син дөньясын кара?!
Каһәр сугыш бетә белмәде
Күпме яшь гомерләр җир астында
Явыз дошман һаман үлмәде.

Туктатыгыз җирне, төшеп калам
Бәлки хаталарны күрермен
Яши белмибездер бәлки әллә?
Әллә тормыш кабат үрермен?

Ә элек соң?
Фануз Батталов
13 янв
Фануз Батталов
Бетсен сугыш.

Төннәремне төенчеккә төйним
Нинди генә уйлар уйланмый
Җиребездә сугыш уты калыкты
Ниләр генә инде кыйланмый.

Урман, таулар һәм дә иркен кырлар
Моны сизгән сымак сызлана
Күңелләрне уй, хәсрәтләр кисеп
Каты сагыш йотып бозлана.

Язам тагын, кәгазь битен ертып
Йөрәк түзми сүзләр төшерә
Улын сугышка озаткан әни, әти
Кайгы төнен ничек кичерә?

Украина. Сугыш бара һаман
Үлми һаман фашист калдыгы
Яшь гомерләрне күпме өзде инде
Тәмам тулды кайгы сандыгы.

Салкын кояш төшә көз көнендә
Сары яфрак җиргә коела
Әни күңелләрен нидер борчый
Нидер булыр кебек тоела.

Шалтырады әни телефоны
Йөрәгенә кайгы түгелде
Тез астына авыр хәбәр сугып
Хәле бетеп җиргә егылды.

Кара төт
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту

893

  • Райхона Хисматуллина
    Райхона Хисматуллина
    Уфа
  • МИЛЯУША ТАНГЕЛЬБАЕВА(КОНБЕКОВА)
    МИЛЯУША ТАНГЕЛЬБАЕВА(КОНБЕКОВА)
    Уфа
  • Ильвера Яхина
    Ильвера Яхина
    Уфа
  • Земфира Хабибова
    Земфира Хабибова
    с. Шафраново (Альшеевский район)
  • Минзиля Ахметова
    Минзиля Ахметова

  • Бесплатная открытка розы, ваза, шарф, розовый, зима, тепла в любые холода
  • Бесплатная открытка Новый год, поздравление, Чебурашка, счастье, радость, мандарин, апельсин, дети, с новым годом, зима, кино, фильм, герой, подарок, подарки

21

  • Кляшевская сельская модельная библиотека - информационный центр по изучению литературного наследия Мустая Карима
    Кляшевская сельская модельная библиотека - информационный центр по изучению литературного наследия Мустая Карима
    163 подписчика
  • Очрашулар, танышулар...
    Очрашулар, танышулар...
    119 подписчиков
  • "Йәшлек" гәзите - газета "Йэшлек"
    "Йәшлек" гәзите - газета "Йэшлек"
    4075 подписчиков
  • Администрация СП Аровский сельсовет
    88 подписчиков
  • Журнал Ватандаш - Соотечественник
    Журнал Ватандаш - Соотечественник
    2664 подписчика

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного

Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.

Зарегистрироваться