ЙӨРӘКТӘ СӨЮ БУЛСА.
Күңелләрне,ай күтәрә !
Эх бу сирень исләре !!!
Бер бересен назлап үтә,
Яшь парларның кичләре.
Сиренга куллар сузыла,
Йөрәктә сөю булса,
Мәхаббәттән җаннарыңа,
Кайнар ялкыннар тулса.
Бүләк итәсең килә бит,
Әй сирень бәйләмнәрен,
Үзең генә гел аңлыйсың,
Башыңның әйләнгәнен.
Яратудан агын сайлыйң,
Бәхет билгесе аклар,
Бәлки ярың гомерлеккә,
Пар итеп сине саклар.
Сирень була ике төстә,
Матур бит икеседә,
Кайвакытта яратуның,
Яңара искеседә.
Хуш исле сирень уята,
Иңдә тирән хисләрне,
Парың белән кочаклашып,
Каршы алсаң кичләрне,
Бер мизгелгә онытылып,
Суласаң сирень исен,
Оялма син яратудан.
Ирен иренгә тисен.
28.05.2017. Рамилә Хусяиншина.Мәскәү - Түбән Новгород өлкәсе.