Бүген атнакич! Әрвахлар - мәрхүм булган якын кешеләребез бездән дога көтәләр!
Әрвахларга багышлап догаларны пәнҗешәмбе кояш баеганнан соң - җомга көнне өйдә, мәчеттә килеш тә укырга була.
Бисмилләһ"не әйтеп Коръәннән аять-сүрәләр ("Фатиха", "Аят-әл-Көрси", "Йәсин", "Мөлек", "Ихлас") укып багышларга кирәк. Гадәттә "Фатиха", "Йәсин", "Мөлек" сурәләре укыла, аннары кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз⤵️
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Йа Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллә