НИ БУ?
Һай, куркыныч! И, кырыла халык
Тавыш-тынсыз гына алышта.
Мондый югалтулар булган бары
Тарихтагы канлы сугышта.
Чагыштырыйм дисәң корбан санын,
Ялган булмас сүзем ялгыш та.
Бүген безнең җаннар тыныч түгел,
Киләчәкләребез билгесез.
Бар дөньяның асты өскә килде,
Әнә шунысы бик тә күңелсез.
Төрле яктан килгән афәтләре,
Калдыра шул, калдыра сүзсез.
Чир һәм әҗәл култыклашып йөри,
Елан булып керә арага...
Биш көн элек таза-исән кеше,
Бүгенгә юк безнең арада.
Теге икәү инде төргән аны
Ак кәфенгә түгел, карага.
Соңгы туйга, зурлап озатырга,
Кыюлар юк, килми калалар...
Хөрмәтләп хушлашу бетте хәзер,
Куркып яши авыл-калалар,
Ахыр заман шундый булыр диеп,
Кайдан белгән ата-бабалар?
Табигатьтә