Үскән нигезләрне ташламагыз,
Кая гына язмыш илтсә дә.
Күңел кала ян яралган җирдә
Тәнең еракларга китсә дә.
Әткәң-әнкәң корган, үзең үскән
Нигез туфрагыннан язмагыз,
Уйламыйрак, оясын туздырып,
Үкенгәннәр җирдә азмы без?
Туган авылыңда торсын йортың,
Бик искергән булса да торсын.
Күңелеңдә саклар өчен монда
Керер җирең барлыгы хисен.
Сирәк булса да бер кайтып өйгә,
Туганнарың белән җыелу -
Үскән чакның сагышын да бергә,
Шатлыгын да күңелдә тою.
Монда алтыннан да кадерлерәк
Өйнең бүрәнә-такталары.
Әткәй-әнкәй кулыннан шомарган
Капка һәм ишек тоткалары...
Хәзер шомлы тынлыкка талганнар,
Кое, мунча, келәт-абзарлар,
Тормыш сүнгәч, әткәй, әнкәй белән
Бергә киткән моннан аһ-зарлар.
Тик ш