Буш китмәдем
Авылыңны мактап язма , диләр,
Син җәяулэп аннан качкансың,
үзем микән, әллә авылым үз итмәде
әрекмәндэй әрсез баласын.
Авыл авыл инде, җылы караш
җитмәгәндер бәлки мина да,
Тик шулай да буш итмәде авылым,
Мактап жырлыйм аны шуңа да.
Алып киттем таулар горурлыгын,
Имәннәрнең моңсу шаулавын,
Талга кунган сандугачлар тавышын,
Былбылларның таңда сайравын.
Алып киттем гармун тавышларын,
Көмеш чишмәләрнең серләрен,
Иксез-чиксез хәтфә болыннарның
үзем кебек кыргый гөлләрен.
Өлкәннәрнең сабырлыгын алдым,
Гашыйкларнын сөю назларын,
Көрәшләрдә җиңгэн батырларның
Рухыннан да мәхрум калмадым.
Мактанамын, зинһар көнләшмәгез,
Мактанырга минем хакым бар,
Авылымның олы тарихында
Гасырлар