Яңа ел килә, яңа ел!
Яңа ел килә,яңа ел
Бураннарын туздырып.
Йөремик без илке-салкы,
Гомер бушка уздырып.
Яңа ел килә, яңа ел
Бәхетләр алып килсен.
Яңа ел кичәләрендә
Ишекне ачып керсен.
Яңа еллар алып килсен,
Шатлык, саулык,мәрхәмәт.
Парлыларга тату тормыш,
Ялгызларга мәхәббәт.
Ильвера Хабибуллина (Садикова.)
31.12.2024.