Бодай исе
Иген өлгергән вакытлар,
Гел төшә исләремә.
Татлы йокымнан уятып,
Җан кертә хисләремә.
Эх, тагын бер шул амбарга,
Иген барып көрәргә.
Калган гомерең буена,
Искә алып сөйләргә.
Бөтен авыл тула иде,
Кызган бодай исенә.
Иртәседә ямьле иде,
Көне - төне, кичедә.
Колхоз эше гөрли иде,
Кыр эшенә күмелеп.
Берничектә булмый иде,
Йөрми идек бүленеп.
Ару - талу белми идек,
Кесә тулы борчаклар.
Эштән башканы белмәдек
Уйнасак та, курчаклар.
Амбар бикле, иген үсми,
Шымаеп калган авыл...
Кызган бодай исен хәзер,
Эзлим мин, сине, табыл...
Гөлсем Нәбиуллина.