Сәләм...
Саумысыз! - дип, сәләм юллыйм.
Иң якын туганнарга.
Мәктәпләрдә белем алган-
Малайларга, кызларга.
Сәләмемне җиткерегез!...
Күптән инде онытылган-
Хәбәрсез булганнарга.
Дусларга , танышларга...
Мин исәнмен, саугынамын.
Сездә нинди хәлләр бар?...
Хатлар язып булмый хәзер
Адреслар бит югалган...
Интернетка кереп табам
Югалган танышларны.
Кирәк булса, табып була
Йөрәккә якыннарны.
Һич уйламыйм ,яманлыклар.
Ачу да юк,үч тә юк.
Үткән көннәр, үткән -диеп,
Йөримен мин шатланып.
Киләчәккә юллар ярып
Тырышып ятам әле.
Сез кунакка килсәгез-
Бер ял итеп китәрсез.
Юллар берәр төшсә - әгәр,
Һич курыкмый килегез!
Күчтәнәчләр кирәкми.
Булсын бер кап чәегез.
Сәләмемне алганнарга-
Тазалалык, саулы