Туктама. Сорама. Узып кит.
Казынма җанымда. Анда көл.
Тән яна, җан яңа, сүз яна,
Укы да, аңла да, ела, көл.
Ерак мин гайбәттән, гаугадан,
Азат мин вакыттан, арадан.
Чүп сүзгә күмелеп сүнсәм дә,
Сискәнеп кабынам яңадан.
Йокысыз, тылсымлы сүз эзләп,
Төтеннән күз яше акса да,
Сизмичө берни дә, ялан кул,
Ут аша күмерләр актарам.
Уянма. Туктама. Сорашма.
Кулымны да бирмим. Анда көл.
Дөресен сөйләргә вакыт юк,
Ә, димәк, барысы ал да гөл...
Дөньяда ни булмас. Кеше дә,
Кайвакыт, сискәнеп уяна.
Уянсаң, курыкма, адашма, –
Тәрәзә төбемдә ут яна.
Июнь. 2025.