Кызлы кеше бик бәхетле диләр,
Кызым белән мин дә канатлы.
Минем өчен олы бүләк итеп
Ходай үзе сине яратты.
Йөргән юлың гел хәерле булсын,
Балакаем минем, күз нурым.
Фәрештәләр булсын иңнәреңдә,
Ак канатым, нәни кошчыгым.
Син үсәрсең, канатларың ныгыр,
Дөнья киңлегенә очарсың.
Кайткан саен, канатыңны җәеп,
“Сагындым, әнкәй,” - дип кочарсың.
Тәүфыйклы бул, инсафлы бул,
Бәхет булсын синең юлдашың.
Игелекне, изелекне таны,
Ә акылың тапсын кыйбласын.
Венер Фәттахов