Бүген, 28 гыйнвар татар халкының бөек улы, яңа Татарстанга нигез салучыларның берсе Мирсәет Хәйдәргали улы Солтангалиевның “кызыл Мәскәү” палачлары тарафыннан атып үтерелү көне.
Ни кызганыч - Солтангалиев, татар халкының икенче мәшһүр улы Батырша кебек, һаман булса милләтебез күгендә, милләтебез аңында лаеклы урын алып тормый. Бик азлар белә, бик азлар искә ала.
Милләт аңына, кагыйдә буларак, шагыйрьләр, җырчылар, язучылар исеме сеңдерелә.