БИРЕШМӘ СИН
Бирешмә син дустым, әгәр
Алдаганнар икән.бирешмә,
Нык бул , йөрәгеңә таян
Алдаганнар белән тиңләшмә...
Бирешмә син дустым, бирешмә
Авырлыкны күтәр иңнәрдә,
Күтәренке күңел белән яшә
Кирәкми, кем беләндер тиңләргә...
Бирешмә син дустым, бирешмә
Башларыңа кайгы килгәндә,
Түземле бул, бик бәхетле
Булырсың син, түзем булганда...
Бирешмә син дустым, бирешмә
Саргаерсың алтын көзләрдә...
Килер бер көн,синнән бәхетлесе
Булмас әле, ямьле язларда...
Мәфрүзә Фатыйхова