ҖИЛ һәм СҮЗ
Аяз көн караңгыланды,
Җил болгатты дөньяны,
Кара тузан, күккә очып,
Пычраклады һаваны.
Җил дулады, агачларны
Суырып алды тамырдан
Матур яткан зәңгәр диңгез
Дулкынланды давылдан...
Җил-давыл җирне актара,
Күзгә күренми үзе,
Кеше күңелен дә шулай
Актара кеше сүзе...
Кеше сүзе җил -давылдай,
Күзгә күренми үзе.
Әмма җилдән зыянлырак
Сүз ярасының эзе.
Җил- давылдан бар да куркып,
Көтә кояш чыкканны
Җылы кояш, җылы сүзләр
Саклап тота дөньяны
Җилгә каршы көчсез без,тик
Без хуҗа телебезгә!
Җылы сүзләр генә әйтик,
Дуслар, бер- беребезгә!