Өчбүлэгем- үз тоягем.
Туган ягым гөлләр бакчасыдай,
Тартып тора үзенә һәр вакыт.
Читкә киткән балаларың - барда,
Кайтырга дип тора җан атып.
Сагындыра 'Әлимэ' чишмэсе.
Салкын сулы елгаң "Ашкадар".
"Кызлар тавы", "Шәфи" аланнары
Синдәгедәй һава кайда бар?!
Сине искә алсам иңнәремдә,
Тоям очар кошлар канаты.
Күкрәгемдә сыймый тибә йөрәк,
Җилә күңел- гүя пар аты.
"Хәммәдияр" кыенлыгы алда.
Кошлар сайрап торган әрәмә,
Язмышларга шулай язгандырмы
Читтә уза гомер әрәмгә.
Иреннәрем тәмен онытмаган,
"Минкәй бүләгенең" җиләген.
Сабый чакның җылы эзен саклый,
"Каенлыкның" яшел чирәме.
Көтү көткән "Кургы" тауларының,
Таныш миңа хәттә ташы да.
Туган җирнең газиз туфрагына,