Малай тапкан хатын - уңган хатын,
Бәхетлесе - кызны бакканы,
Шулай диләр... Тик бу сүзне
Белмим, кемнәр уйлап тапкандыр.
Биләүдә бит гел бертөрле алар,
Берүк тавыш белән елыйлар.
Үсә башлагач та шул ук назны
Икесе дә бердәй сорыйлар.
Уллы ана кызлылардан көнли,
Кызлы ана тели улларны.
Үсеп җиткәч аңлашыла - алар
Берүк төрле бәйли кулларны!
...Күргәнем бар, газиз әнкәйләрен
Кулларында йөрткән улларны.
Беләм тагын, үзе ана булып,
Әнисеннән бизгән кызларны.
Улмы,кызмы - син тудырган бала,
Күңеленә сеңдер изгелек.
И, хатын-кыз, тик шул чакта гына
Бер күрерсең, бәлки, игелек.
Нурсинә Биктимерова