Безгә быел 30 ел,
Мәктәпне бетергэнгә.
Якты дөньяда яшәп,
курешәлмибез без ничектә.
Илдус белән ике Дамир
йөрэкләрне өзделәр,
бергә чәчрәп яшәгәндә
гүр түренә керделәр.
Авыруның кайсы якшы
бер кем белми алыннан,
Ходай язган язмышларны
узып булмый яныннан.
Елый ата,елый ана,
балалары калдылар.
Мөселманнар чалма
бәйләп аларны озаттылар.
Авыр туфраклары җиңел булсын.
Җэннэттэ булсын урыннары,
алар бит, безнең классның
яраткан малайлары.
Язам сезгә сүзләремне
классташларым укысын.
Күрешиек быел бергә!
Каршылыклар булмасын.
Казан Тау башларында
бергэ учак ягыек.
Бер беребезгэ саулыклар теләп,
якты дөньяда калыек.