15 өчпочмак өчен рецепт.
-130 мл үсемлек мае (чистартылган);
-130 мл яң;;а кайнап чыккан су;
-4 аш кашыгы магазин каймагы(сметана);
-2 аш кашыгы майонез ;
- ярты чә;;й кашыгы тоз(артык тү;гел) ;
- чәй кашыгы очына элеп чәй содасы ;
- он, онны камыр басар алдыннан илибез;
* ярты чәй калагы шикәр комы өстәсәгез була. Мин өстәмәдем.Әгәр мичегез бәлеш, өчпочмак пешергәндә йөзен китермәсә ( кызармаса) салыгыз, зыяны юк.
Эчлек өчен вак кына туралган сыер ите, суган, бәрәңге, тоз, борыч.
Камыр басабыз, камырны баскач гадәттәгечә бер 10-15 минут өстен каплап ял иттерәбез. Әзер камырдан кечкенә җәемнәр җәеп, эчлекне салып өчпочмакларыбызны ясыйбыз, кызу мичтә пешереп алабыз. Тәмле булсын!
Гөлчәчәк