Вакытларның кадерләре булмас,
Ахырзаман җитәр алдыннан.
Карт бабайлар шулай сөйли иде,
Корьәндә дип шулай язылган.
Килеп җитте безгә ул көннәр дә,
Вакыт җитми хәзер бернигә.
Хәл белүне әйтмим инде аны,
Җитешмибез сәлам бирергә.
Башны гына кагып узасы ла,
Таныш очраганда каршыга.
Нинди кагу,берни күрмибез без,
Вакыт кына никтер ашыга.
Бүген шимбә диеп куанабыз,
Булды дибез,бу атна беткән.
Иртән торып,күзебезне ачсак,
Ни арада җомга көн җиткән.
Әллә үзебез ашыгабыз инде,
Әллә язмыш безне куалый.
Ашыга,ашыга китеп барышыбыз,
Рәхәтләнеп яшәп туялмый.