САГЫНАМ...
⠀
Сагынам...
Яшермим дә, кычкырып та әйтмим,
Мин сагынам Сине... Шул гына.
⠀
Синсез көннәр төннәр кебек кара,
Йөрәгемдә сагыш-моң гына...
Мин сагынам Сине... Ярыйдыр бит?!
Сагынма дип әйтә алмыйсың...
⠀
Син күңелдә һәрчак. Уйларымнан
Бер адым да артка калмыйсың...
Йозләгән кеше тулы авыл
Бушап калган төсле тоела.
Синең белән йөргән сукмакларга
Яңгыр түгел, яшем коела.
⠀
Мин еламыйм, бары үткәннәрне,
Бергә чакны күңел юксына.
Ул вакытлар мәңге онытылмый.
Онытылса, яшәү юк сыман.
⠀
Мин сагынам... Ә йөрәккә авыр,
Әрнеп-әрнеп елый йөрәгем.
Мин меңләгән кеше йөзләрендә
Бары Сине хәзер күрәмен...
⠀
Тик шул йөзләр арасыннан миңа
Беркем җавап бирми Син булып...
Кайтып барам менә туган авы