КАРЛАР ОЧА..
Карлар оча...җилләр агышында,
Ак тынлыкны кочып алалар
Куналарар да, ялтырашып җиргә,
Кинәт кенә тынып калалар..
Ә артыннан энҗе бөртекләре
Җем-җем килеп чират салалар.
Бу туктамас бию..Камаштырып,
Ак чаткылар сыман, күзеңдә,
Бөтерелегән нәфис талпынышта,
Гел канатлы кебек, үзең дә..
Онытылып, юк ла һәйрән калып,
Карашыңны алмый очынып..
Курка-курка, кулларыңны сузып,
Тараралыр күк, тисәң тотынып.
Шушы күңел алган манзараны,
Сулыш алырга да шикләнеп..
Гүя, бар да югалыр күк кинәт,
Гүзәллектән ваз кичмәскә теләп,
Бары күңел белән кагыласың,
Бик сак кына булып..икләнеп...
Күңел кушылган да, бөтерелә,
Хәтер генә, никтер ачына.
Бәлки, югалтканын эзләп оча,
Иң саф булган, бала чаг