БУШ ИМЕЗЛЕК
Әгәр бала елый башласа,
Кабаланып,
Ярдәм кулы сузган булабыз:
Эми сорап ачкан авызына
Буш имезлек тыгып куябыз.
Суыра торгач, ачыгуын йотып,
Йоклап китә–тавыш-тыны юк...
Буш имезлек–коры бушлык инде,
Ни файдасы, ни туклыгы юк.
Әмма ләкин вакытлыча тыныч,
Янәсе дә имә–әй бала!
Артык беркатлы шул, зурлар биргәч,
Буш имезлек белән юана.
Ә туктале, нигә, исем китеп,
Бик җәлләгән булам баланы?!
Безне дә бит тормыш мең мәртәбә
Вәгъдәләрен биреп алдады.
Вәгъдәләрнең симезләрен алдык,
Күзне камаштырды ялтырау,
Докладлардан көмеш сулар акты,
Карарлардан үсте алтын тау.
План тулмый торса, ноль өстәдек,
Итәк кисеп җиңне ямадык...
Бишьеллыклар үтәлмичә калса,
"Үтәлде" дип