Ак сөлге
Хисләр гүя чигү җебе,
Сөлгедәй ак уйларым.
Колгаларда ак сөлгеләр-
Гөрли сабан туйлары.
Ат чабышы, бил алышу,
Бик рәхәт тә, кыен да,
Көрәштән соң ак сөлгеләр
Сарылалар муенга.
Йомшак кулдай ак сөлгеләр
Әллә сөя беләме?
Хәлең бетеп егылганда
Тотып калыйм дияме?
Кич утырып шигырь чигәм,
Хискә бизәлә уйлар.
Сөлге таккан пар атларда
Җырсыз үтмәсен туйлар.
Шигырь чигәм батырларга,
Өлгеләре сөлгедән;
Көрәшчеләреңә бүләк
Миннән, туган ил генәм.
Зөлфия Сафина