Өчпочмак камыры өчен👇
200 гр майны угычтан үткәреп, 500 гр он, тоз салып умач кебек уабыз, 175 мл кайнаган салкын су салып камыр басам, 20 минут ял иттерәм. Тигез бүлемләргә җәеп, эчлек салып, бөгеп пешерәбез.
Эчлеге өчен: 400 грамм ит, 450 грамм бәрәңге, бер баш суган (100-120 грамм) тоз һәм кирәгенчә.
Төгәл рецепт белән эшләгәндә тигез, җыйнак кына 16 өчпочмак чыга.
Мәрьям Миңнегулова блогыннан