Бүген, әнкәй, сине төштә күрдем,
Чәчләремнән сыйпап юаттың...
Чәй эчәргә тор инде, кызым, дип
Йомшак тавышың белән уяттың...
Уяндым да, сине эзли күзем,
Чәчләремнән эзлим җылыңны...
Синең куллар иркәләгән кебек,
Ирексездән сыйпыйм үземне...
Күзләремнән яшь тәгәрәп төште...
Ә кулымда - синең сурәтең...
Битләремә куям, үбәм, кочам,
Бик сагындым...килә күрәсем...
Әйтә идең, әнкәм, бик елама диеп,
Шул сүзеңне килә ишетәсем...
Кулларымны битләреңә куеп,
Сагындым дип сиңа дәшәсем...
Күз алдымда тора бүгенге төш...
Әнкәм сүзе чыңлый колакта...
Чәй эчәргә тор, кызым, коймак пеште...
Ул вакытлар... калды шул... еракта