ХУШЛАШУ
Кышкы көннәр өргәч салкын тынын,
Кояш сүрелгәндәй күренә.
Ачы хәсрәтләрдән йөрәк сыкрый,
Кайгыларым ташып түгелә...
Тугызлы урманнары тынып калды,
Талгынланды Эйнең агышы.
Ә офыктан ишетелә сыман
Сагыш тулы гармун тавышы.
Ташлап китте җирне сайрар бер кош,
Безне җырсыз, моңсыз калдырып.
Уйнамас та бүтән гармунчы дус,
Җитез бармакларын талдырып...
Хушлашырга синең белән бүген
Ерак юллар үтеп килгәннәр:
Туганнарын ,якыннарың, дусларын.
Ринат Фаррах улы безнен кунеллэрдэ мэнге сакланыр.Анын гармун тавышлары,монлы жырлары истэн чыкмас...Ринат абый тыныч йокла,тар гурлэрен кин,якты булсын,авыр туфрагын жинел,урыннын жэнннэтэ булсын.
Тугузлинский СМФК СДК