Мин - хатын-кыз!
Кайчак артык тыйнак булам, кайчак әрсез.
Кайчакларда бик тә җаваплы мин, кайчак гамсез.
Мин - хатын-кыз!
Минем күңел кайчак ярсу диңгез, кайчак күлдәй.
Кайчакларда шаулап чәчәк атам, сулам гөлдәй.
Мин - хатын-кыз!
Бер карыйсың, елмаямын кояш кебек, уйныйм, көләм.
Күп тә үтми моңаям да, карашыма болыт эләм.
Мин - хатын-кыз!
Мин яратам җаным-тәнем белән, шашып сөям.
Йөрәгемне яраласа саксыз сүзләр, янам, көям.
Мин -хатын-кыз!
Кирәк икән булам усал, шикләнмә дә, тешләп өзәм.
Кайчакларда учка җыеп сабырлыкны дәшми түзәм.
Мин - хатын кыз!
Тергезүче, җылытучы, яратучы көчле затмын.
Туганыма җир йөзенә шундый булып, чиксез шатмын!
Гөлара Шәрипова