Ялгышыммы,
Язмышыммы икән,
Аерылды инде сукмаклар.
Күңелемдә,
Бары күңелемдә,
Сиңа атап язган такмаклар.
Күнелләрне айкый,
Диңгезләрне чайкый,
Моңнарына хисләр урала...
Сагышларга сала,
Бармы соң бер дәва,
Үткәннәргә кайтып урарга .
Язмышыммы,
Ялгышыммы икән,
Аерылган хисләр ташкыны.
Ә күңелдә һаман ,
Өмет күләгәсе,
Килерсең күк, кабат ашкынып.
@сариямир