Туганыма.
Бер ананың сөтен имеп үстек,
Бер сыйфатлы тәндә каныбыз.
Күңелләрдә көчле туганлылык,
Аерым яшәсә дә җаныбыз.
Саулык телим, еллар бик тиз чаба,
Сиздермичә гомер узганын.
Горурланып әйтәм, алда да -
Бәхетле бул инде, туганым!
Бәйрәм көнең белән тәбрик итеп,
Телим йөрәк җылым бирергә.
Гомер бәйрәмеңнең килгәнен
Насыйп кылсын иде күрергә!
Горурланам, туган, синең белән,
Изгелек күп синең күңелдә -
Кешелеккә түккән хезмәтеңдә
Хөрмәт белән яшә гомергә!
Вахит Галиев