Без үскәндә Гөлшат Мөхтәрова
Авылым, синең саф чишмә суыңның
Тиңнәр таба алмыйм тәменә.
Искә төшерсәм дә татлылыгын,
Көч керәдер сыман тәнемә.
Шул чишмәнең сукмаклары буйлап
Бүгенгедәй әле, узганнар.
Яр буеның матур чәчәкләре
Бил тиңентен башын сузганнар.
Күзем йомсам, имеш, шул сукмактан
Чәчәкләргә, гүя, таң калып,
Алып кайтам сыман чишмә суы,
Чиләкләрем куя чайкалып.
Без үскәндә инеш зур су булып,
Коендыра иде казларны.
Түземсезлек белән көтә идек
Ташу күрер өчен, язларны.
Кайтсаң иде бозлар аккан чакка,
Шул чирәмле елга ярына.
Кояш киптерергә элгермәгән,
Сагындыра җирнең пары да.