Мин булмасам, менә нишләр идең,
Көнең үтәр иде уйланып.
Син моңайсаң, кояш чыкмас иде,
Бар җиһанга шулай елмаеп!
Мин булмасам, чын сөюне җирдә
Татыр идең микән, белмим мин?!
Мәхәббәтнең упкынына төшеп,
Исән калуыңны телим мин.
Мин булмасам, син бит белмәс идең
Кавышуның татлы икәнен.
Йөзләп кеше белән аралашып,
Бары берәү сиңа җиткәнен!
Мин булмасам, менә нишләр идең,
(Чынлап сөйгән кеше бик сирәк!)
Миңа да бит бары синең назың,
Янәшәмдә булуың кирәк.
АЛСИНӘ СӘЛАХОВА.