СОРАУ - ҖАВАП
Фитыр садакасына төгәл аңлатманы беләсе килгән иде. Ни өчен дин әһелләре аның күләмен билгели? Башка вакытта күпме бирәсең килсә, шул кадәр бирәбез бит?
Рәсим.
----------------------------------------------------------------------------------------------------
“Фитыр” сүзе гарәп телендәге “фәтара” тамырыннан төзелгән, ул “ашау” мәгънәсендә тәрҗемә ителә (чагыштыру өчен: “футур” – иртәнге аш (завтрак), “ифтар” – авыз ачу (кояш баегач ашау, уразадан чыгу), “фитыр” – мохтаҗны, фәкыйрьне ашату нияте белән бирелә торган садака. Шулай итеп, әлеге садаканың төп максат - мәгънәсе – мохтаҗ кешеләргә Ураза гаетен бәйрәм итәргә, күркәм төстә үткәрергә булышу. Шуңа күрә гает алдыннан ф